Буа районы территориясендә калдыкларны санкциясез ташлау турында хәбәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең “Кайнар элемтә” телефонына килде. Урынга килгән инспекторлар “Буа шикәре” ҖЧҖ предприятиесенең төньяк капкасыннан 350м ераклыкта шикәр җитештерү һәм шикәр чөгендере калдыкларын санкциясез ташлау фактын теркәделәр. Пычранган территория мәйданы - 10 кв.м, җыелган калдыклар күләме 35 куб.м. Әлеге факт буенча экологлар тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 маддәсе “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү” буенча вазыйфаи затка карата административ беркетмә төзелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте