Татарстанның балалар коллективлары “Җир сулышы” IV Республика конкурсында катнаша алалар.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

“Җир сулышы” IV Республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү башланды. Конкурс балаларда һәм үсмерләрдә тормыш өчен уңайлы әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплылык тәрбияләүгә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә балалар һәм яшьләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурста республиканың мәдәният-ял учреждениеләре каршында эшли торган балалар клуб формированиеләре (түгәрәкләр, берләшмә клублары, студияләр һ.б.ш.) коллективлары катнаша ала, катнашучыларның яше  - 7дән 16 га кадәр.

         Конкурс өч этапта үткәрелә:

  1. Республика шәһәр һәм районнарында балалар клуб формированиеләре катнашында экологик темаларга уздырыла торган социомәдәни чаралар (2017 елның феврале – апреле).
  2. Шәһәр һәм районнарда беренче этапта катнашкан балалар клуб формированиеләреннән конкурста алга таба катнашу өчен Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә заявкалар рәсмиләштерү һәм тапшыру (2017 елның июне). Заявкага кушымтада әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эшчәнлек турында Microsoft Power Point программасында эшләнгән, дәвамлылыгы 10 минуттан артмаган презентация  бирелә.
  3. Тәкъдим ителгән эшләрнең жюри тарафыннан каралуы һәм яшь категориясенә карап (7-12, 13-16 яшь) түбәндәге критерийлар буенча җиңүчеләрне билгеләү:
  • Сайланган тема буенча башкарылган эшнең күләме һәм әһәмияте;
  • Катнашучлар саны,
  • Клуб формированиесе эшчәнлеген презентацияләүнең сыйфаты (фоторәсемнәр, басылып чыккан мәкаләләр, бәяләмәләр, афишалар һ.б.).

Конкурсның финалы 2017 елның сентябрендә Саба муниципаль районында була, III тур җиңүчеләре анда үз эшләренең презентациясен тәкъдим итәчәк. 

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 293-27-92 - Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International