“Тыюлык дәресе” Бөтенроссия проектында катнашучыларның саны буенча Татарстан лидерлык позициясен саклый. Ике айлык эш нәтиҗәләре буенча акциядә Россиянең 350 меңнән артык укучысы катнашкан. Үткәрелгән дәресләр һәм катнашкан укучылар саны буенча беренче урынны Татарстан Республикасы били – 63516 бала өчен дәрес уздырылган. Икенче урында - Чувашия, 17 меңнән артык укучы. Өченче урын –Новосибирскиныкы: тыюлык дәресендә 16 меңнән артык укучы булган.
Татарстанда экологик белем бирү һәм агартуга аерым игътибар бирелә. Ел саен “Чисталык дәресләре”, “Экология дәресләре”, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә үсеп килүче буынның белемнәрен ныгытуга юнәлтелгән башка чаралар уздырыла.
Укытучыларның, волонтерларның, аеруча саклана торган табигый территорияләр хезмәткәрләренең күпсанлы сораулары буенча “Бөтенроссия тыюлык дәресе” проектында катнашу мөмкинлеге апрель ахырына кадәр озайтыла. Шулай ук хәзер заповедныйурок.рф сайтында рәхмәт дипломын дәрес үткәргән конкрет педагог кына түгел, ә мәктәпләр һәм проектка кушылган бүтән учреждениеләр дә алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, уникаль акция Россиядә Аеруча саклана торган табигый территорияләр елы кысаларында старт алды. Проект “Тыюлыклар” Экологик-мәгърифәт үзәге тарафыннан Тыюлык утраулары дуслары хәрәкәте Программасы кысаларында Мәскәү шәһәре Иҗтимагый элемтәләр комитеты, «Мосприрода» дәүләт табигать саклау бюджет учреждениесе, “Синең табигать” коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән, шулай ук Россия Табигать министрлыгының һәм Россия Мәгариф министрлыгының мәгълүмати ярдәме белән эшләнгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте