Хакыйкать - укучылар телендә, һәм нинди ул – киләчәк шәһәре. Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында экологик дәрес узды.

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Табигать турында дәрес белән бүген Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына старт бирелде. Казанның 3нче гимназиясендә бөтенләй балаларча булмаган  мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шәһәр сулыкларын саклау һәм алардан рациональ файдалану, цианотоксиннар артуның нәтиҗәсе, экологик туризмда IT-технологияләр, “яшел” стандартларга туры килә торган шәһәр төзү. Берничә ел элек республикада бердәнбер экологик лицей булган уку йортында экология мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Нәкъ менә шуңа күрә бу уку йортына бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә биредә башлангыч сыйныфлардан ук җәлеп итәләр, дәресләр уен формасында уза. Хәтта рәсемне дә экологик каләмнәр белән ясыйлар, аларны файдаланганнан соң җиргә утыртырга һәм чәчәкләр үстерергә мөмкин. Бераз өлкәнрәк укучылар Рөстәм Миннехановка төрле энергия- һәм ресурссаклагыч технологияләр кулланыла торган экологик шәһәр моделен тәкъдим иттеләр. Күнегелгән автотранспортны анда электромобильләр һәм велосипедлар алыштыра.

         Барлык гимназистлар да – “Мәктәп экопатруле” конкурсында катнашучылар. Үзенең уңышлары белән уртаклашырга 27нче гимназиядән сигезенче сыйныф укучысы Динә Галиева килде, ул соңгы конкурс нәтиҗәләре буенча “Иң актив укучы” номинациясендә җиңгән. Конкурс елдан-ел киңрәк җәелә бара. Соңгы елда кушымта ярдәмендә Экология министрлыгына табигать саклау законнарын бозу турында 8,5 мең хәбәр килде, моны республика Президенты уңай бәяләде. “Хәбәрләр 8 мең ярым түгел, ә 100 мең булсын”, - дип бурыч  куйды ул укучылар алдына. Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Артем Сидоров чисталык өчен иң бирелеп көрәшүчеләргә ике номинациядә Гран-при вәгъдә итте: “Иң яхшы мәктәп” һәм “Иң яхшы сыйныф”.

         Югары сыйныф укучылары үзләренең проектларының катлаулылыгы һәм әһәмияте белән гаҗәпләндерде. 11А сыйныфы укучысы Даниял Заһидуллин мобиль платформалар өчен кушымта эшләгән, ул туристлар һәм республика халкы өчен Казан буенча персональ гид булачак. Экологик чиста урыннар махсус тамга белән билгеләнгән. Президент Рөстәм Миңнеханов Казан белән чикләнмәскә кушты. Парклар һәм скверлар елы, Су саклау зоналары елы республика өчен әһәмиятле булды – шәһәр кешеләренең актив ялы өчен күп территорияләр барлыкка килде, һәм, Экология һәм җәмәгать урыннары елында алар бер кушымтада берләшсә, урынлы булыр.  “Һәр елны бу кушымта тулыланырга тиеш”, - дип бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов һәм укучыга ярдәмгә Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевны һәм информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновны чакырды. Артем Сидоров, үз чиратында, саклана торган табигый территорияләрдә гамәлдә булган тәртип кагыйдәләрен һәм чикләүләрне язарга тәкъдим итте.

         Алдагы проект – Аккош күлен саклау һәм торгызу турында. Ул күлнең коруына юл куймаска ярдәм итәчәк гидротехник эшләрнең территорияне төзекләндерү эше белән берлектә алып барылуын күздә тота, чөнки оештырылмаган массакүләм ял оештырылган һәм тәртипкә салынган  массакүләм ялга караганда күбрәк зыян китерә. Бөтен нәтиҗәләр күлнең экологик хәлен тикшереп дәлилләнгән. Аерым игътибар - экологик сукмак функциональ зонасына. Ул мәктәп укучыларына әйләнә-тирә дөньяны уку сыйныфлары чикләреннән чыгып өйрәнү һәм табигый экосистемаларның типик компонентлары белән танышу мөмкинлеге бирәчәк. Тагын бер мөһим проект, ул цианотоксиннарның су объектына, аның флорасына һәм фаунасына тискәре йогынтысына багышланган. Аларның барлыгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә КФУның экология һәм табигатьтән файдалану институты базасында иммун-фермент анализы методы белән ачыклаганнар. “Экологиядән мөһимрәк бернәрсә дә булмаячак, - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Без – бик зур республика, сәнәгать республикасы, бездә зур нефтехимик, нефть эшкәртүче коплекслар. Безнең соңгы проектлар – ТАНЕКО, “Аммоний” – алар инде заманча таләпләргә туры китереп эшләнде һәм төзелде”. Президент яшьләргә билгеләнгән курстан читкә тайпылмаска кушты.

         “2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде һәм бу ел кысаларында без Бөтенроссия экологик дәресе планлаштырдык һәм үткәрәчәкбез. Татарстан Республикасының бу дәресләргә старт бирүе, темп һәм форматын билгеләве минем өчен бик күңелле. Проектларның тирән эшләнеше һәм белемнәрнең үзенчәлеге гаҗәпләндерде һәм таң калдырды”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Ростабигать күзәтчелеге башлыгы Артем Сидоров. Ул, экологик иминлек мәсьәләләрен эзлекле һәм системалы хәл иткән өчен, Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин эко-укучыларның педагогларына һәм остазларына кыйммәтле белемнәрне укучыларына җиткерә алулары өчен рәхмәт белдерде.

         Очрашу күңелгә хуш бүләкләр белән тәмамланды, Президент яшь экологларга алдагы тикшеренүләр өчен мобиль лабораторияләр бүләк итте.

Экология министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, экология дәресләре – бер тапкыр гына уздырыла торган акция түгел. 2нче мартта андый мероприятиеләр республиканың барлык мәктәпләрендә үтәчәк һәм ел буе дәвам итәчәкләр.

         Экология дәресендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Артем Сидоров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Ростабигать күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов һәм башкалар катнашты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International