Табигатькә вәхшиләрчә мөнәсәбәт. Татарстан Экология министрлыгы инспекторлары Кабан күле ярында кар чүплекләре оештыручыларны тоттылар.

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Экология министрлыгы инспекторлары ачыклаган, табигатькә каршы кылынаган җинаять хәтта иң тәҗрибәле экологларны да гаҗәпләндерде. Меңләгән тонна пычранган кар – Кабан күленнән бары тик берничә метр гына читтә. Термометр күрсәткечләре күтәрелә башлау белән, реагентлар, нефть продуктлары һәм башка пычраткыч матдәләрнең сулыкка эләгүе – котылгысыз.

Үзәк территориаль идарәнең Казан шәһәре буенча рейд үткәрә торган белгечләрен Техническая урамындагы законсыз кар чүплегенә кар төягән КамАЗ китерә. Биек койма белән әйләндереп алынган урында ак “LADA Калина” машинасы – “учетчик” тора. Күпме кар китерелгән һәм акча алынган – барысы да аерым дәфтәргә теркәп барыла. Игътибар белән карасаң, законсыз кар чүплегенә керү юлында хәтта “кар кабул итү” дигән язу һәм телефон номеры да күрергә мөмкин. Экологлар килгән вакытта чүплекне контрольдә тотучылар үзләренең гамәлләрен законлы дип ышандырырга телиләр. Хәтта бу территориягә кар өяргә рөхсәт итә торган документ копиясе дә бар. Ләкин кәгазьдә анык итеп язылган: кар өю яшеллекләр утыртылган территориядән тыш  урыннарга гына  һәм читкә чыгару чикләрен саклаган шартларда гына рөхсәт ителә. Якындагы территорияләрне, торак, җәмәгатьчелек биналарының подвалларын су басмасын өчен, эреп аккан суларны читкә агызып җибәрүне оештыру һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны булдырмау – шулай ук мәҗбүри шартлар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тикшерүеннән соң ачыкланды: бер шарт та үтәлмәгән. Кар Кабан күле ярында агачлар өстенә үк ташлана.

Казанның Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренең 121 пунктының 8нче өлешен бозган өчен, гаеплеләр Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 маддәсе буенча җәзага тартылачак, су объектларын саклау кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында  РФ кодексының 8.13.4 маддәсе каралган.

Хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, юридик затны пычранган карны территориядән чыгарырга һәм закон бозуларны төзәтергә мәҗбүр итү өчен, судка дәгъва бирергә документлар әзерләнә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International