Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Россиянең чаңгы юлы - 2017” XXXV Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышында катнашты. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. “Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән, шулай ук шәхсән үзем “Россиянең чаңгы юлы” узышында катнашучыларның барысын да котлыйм. Бөтен Россия буенча, шул исәптән Татарстанда да, февраль ахырында чаңгы буенча зур ярышлар үткәрү матур традициягә әверелде. Бүгенге көнгә инде 170 меңнән артык татарстанлы “Россиянең чаңгы юлы”на чыкты. Безнең спорт корылмалары һәм спорт командалары санын исәпкә алып, без хаклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы дип саналабыз. Бүген безнең һәр муниципалитетта балаларыбызда кече яшьтән үк спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү мөмкинлеге бар”, - диде ул.
Массакүләм чаңгы ярышлары Татарстан башкаласында өч мәйданда узды: Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында, Горки-Әмәт урман-паркында һәм Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов урамы буенча).
Экология министрлыгы хезмәткәрләре төп мәйданда - Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында катнаштылар. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев мондый чараларның үз сәламәтлегеңне саклау мөмкинлеге биреп кенә калмыйча, коллективның берләшүенә дә ярдәм иткәнлеген билгеләп үтте.
“Россиянең чаңгы юлы” 1982 елдан бирле уздырыла һәм кышкы зур бәйрәм булып тора. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Казанда Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы 13нче тапкыр үтте (2005 елдан бирле).
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте