“Әйдәгез, шәһәребезне чиста һәм яшел итик!” Яр Чаллы укучылары табигатьне саклау өчен чыгыш ясый

2017 елның 17 феврале, җомга

Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясендә Экология елына багышланган плакатлар конкурсына        йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәре Владимир Музафаров мероприятиедә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул мәктәп укучыларына конкурска булган кызыксынулары һәм катнашулары өчен рәхмәт әйтте, мондый чараларның үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдәге ролен билгеләде. “Мәктәпләрдәге экологик мероприятиеләр укучыларга үзләрен эколог сыйфатында ачарга мөмкинлек бирә. Табигатьне саклау буенча авыр булмаган биремнәрне үтәп, укучы үзенең әйләнә-тирә мохиткә файда китерүен аңлый. Димәк, башкарылган эшләр заяга булмаган”, - диде эколог. Конкурс 1-5нче сыйныф укучылары арасында үтте, аны мәктәпнең “Экоклуб” түгәрәге оештырды. Берничә ай барышында балалар шәһәр кешеләрен әйләнә-тирә мохитне сакларга өнди торган плакатлар ясадылар. Иң яхшы эшләрне Карина Токтаева һәм Ансар Минһаҗев  башкарган.

Табигатьне саклауга багышланган чаралар 77нче гимназиядә даими үткәрелә. “Экоклуб”та катнашучылар табигатьне саклауга аеруча зур игътибар бирә. Клуб активистлары ел саен шәһәрнең яр буе территорияләрендә өмәләр уздыра, урманны чүптән арындыра, кошларга җимлекләр һәм сыерчык оялары ясыйлар. Мәктәптә ЭКОхәрәкәт популярлаша бара, клуб әгъзалары булырга башка сыйныфлар укучылары гына түгел, ата-аналар да теләк белдерә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International