Татарстан студентлары Мадрид шәһәре мохитен торгызу буенча ЭКОпроект эшләүдә катнаша алалар.

2017 елның 17 феврале, җомга

“Мультикомфортлы йорт проектлаштыру - 2017” халыкара конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Катнашучыларга, Мадридның Гран-Сан-Блас территориясе чикләре буйлап микрорайонның шәһәр мохитен торгызу буенча, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килә торган һәм шәһәр киңлегенә гармонияле рәвештә керешеп киткән архитектура проекты эшләргә кирәк. Испания башкаласының климат шартларын һәм төбәк үзенчәлекләрен истә тотып, MAD-RE критерийларын һәм “Saint-Gobain мультикомфортлы йорт” концепциясе критерийларын үтәү мәҗбүри. Төзелештән тыш шулай ук социаль һәм икътисадый аспектларны истә тоту зарур, ә тәкъдим ителгән эш шәһәр киңлеге үсешенә яңа этәргеч бирергә тиеш. Традицион рәвештә конкурс ике этаптан тора: илкүләм һәм халыкара. Россиядә илнең төрле почмакларыннан 35 университет студентлары катнаша, алар географик яктан бер берсеннән ерак урнашканлыктан, проектларны сайлап алу буенча өстәмә  онлайн-ярымфинал үткәрелә. 1нче мартка кадәр конкурска эшләр кабул ителә, 15нче мартка кадәр онлайн-ярымфинал узачак, аның нәтиҗәләре буенча 10 команда илкүләм финалда (2017 елның апрелендә Мәскәүдә узачак) беренчелек өчен көрәшәчәк. Яхшылардан иң яхшылары гына Мадридта узачак халыкара финалда 20дән артык ил арасында Россия исеменнән катнашачак. Илкүләм һәм халыкара финалларда катнашучылар акчалата призлар һәм конкурс партнерларынннан махсус призлар, шулай ук булачак профессионаллар һәм инде дөньякүләм танылган эш осталары белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе алачак.

Чараны оештыручы – “Сен-Гобен” компаниясе. Быел Россия этабының рәсми партнерлары: “Яшел төзелеш” буенча совет, ARCHICAD бренды исеменнән “Графисофт СЕ” (GRAPHISOFT) компаниясе, Buderus бренды исеменнән “Бош Термотехника” компаниясе. ISOVER тарафыннан студентлар конкурсы, атмосферага углекислый газ ташлауларны киметү буенча глобаль стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында, 2005 елдан бирле дөньяның күп кенә илләрендә уздырыла. Россия проектка 2011 елда кушылды, бу вакыт эчендә анда илнең төрле регионнарыннан меңнән артык студент катнашты, аларның һәркайсының хәзерге архитектура өлкәсендә үзен күрсәтү мөмкинлеге булды.

Тулырак мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында: http://www.isover-students.ru.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International