Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабуга мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ашамлыкларның сыйфаты, сәламәт тукландыру принциплары һәм аны оештыру белән танышты. “Һәр кешенең сәламәтлеге ул куллана торган азык-төлек сыйфатына нык бәйле. Шуңа күрә сәламәт туклану гадәте һәр гаиләдә кече яшьтән үк формалашырга тиеш. Мәктәп укучысы рационына экологик чиста ашамлыклар гына кертелергә тиеш”, - диде министр.
Министр башта 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә барды. Экология министры укучылар белән бергә ашады (менюда сосиска белән карабодай боткасы, компот һәм алма иде), ул укучылардан мәктәптә ашату сыйфаты белән канәгать булу-булмаулары турында сорады. Балалар әбәдтән канәгать булулары турында әйттеләр, ләкин анда камыр ризыклары җитмәвен белдерделәр. Туклану сыйфатын тикшерү буенча рейд алга таба 26нчы балалар бакчасында дәвам итте. “Без склад бүлмәләрен һәм өләшү линиясен карадык. Мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә туклануны оештыру яхшы җайга салынган”, - дип билгеләде министр. Барлык белем бирү учреждениеләрендә балалар төрле схема буенча туклана: буфет системасы, әзерләп җиткерүче һәм тулы цикллы ашханәләр. Бу мәктәпнең матди мөмкинлекләренә һәм булган мәйданына бәйле. “Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында балаларга бердәй сыйфатлы, тәмле һәм төрле-төрле ризыклар ашатырлык итеп эшләргә кирәк ”, - дип нәтиҗә ясады Фәрит Габделганиев.
Республиканың экология министры Алабуга мәктәпләрендә ашханәләрдән тыш спорт һәм актлар залларында, сыйныф бүлмәләрендә булды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте