Экология министрлыгы хезмәткәрләре Арчаның мәктәпкәчә балалары өчен “Экологик марафон” уен программасы үткәрделәр.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә алар экологик дәресләр, уеннар, гамәли чаралар үткәрәләр. Чираттагы экологик-мәгърифәти занятие Арча шәһәренең 10нчы “Чишмәкәй” балалар бакчасында узды. Балалар өчен белем бирү чарасын Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш һәм «Земля-землица» газетасының баш мөхәррир урынбасары, министрлыкның Иҗтимагый советы әгъзасы Людмила Карташова уткәрде. Экологик дәрестә балалар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Алар рәсемнәр буенча хайваннарның һәм үсемлекләрнең атамаларын әйттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, табигать күренешләре турында табышмакларның җавапларын таптылар, шигырьләр укыдылар. “Балалар туган табигать турында белемнәрнең үз яшьләре өчен югары дәрәҗәсен күрсәтте. Алар безнең төбәк табигатендә яшәүчеләр турында, пычранган карның нинди зарар китерүе турында, табигатьне ничек чистарту турында сөйли алалар” – дип билгеләде Фирдәүсә Латыш.

10нчы “Чишмәкәй” балалар бакчасында экологик чаралар даими рәвештә уздырыла.  “Әйләнә-тирә мохитне саклау темасына конкурслар, уеннар, әкиятләр балаларда зур кызыксыну уята. Балалар гамәли мероприятиеләрдә – табигатькә экскурсияләрдә, җимлекләр ясауда, өмәләрдә катнашуда үзләрен аеруча актив тоталар. Экологик тәрбия мәктәпкәчә яшьтән алып барылырга тиеш, шуңа күрә экологик белемнәрнең башлангычын бу яшьтәге балаларга җиткерә алу безнең өчен бик мөһим”, - диде балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Искәндәрова.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International