Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Яр Чаллының 58нче һәм 35нче урта мәктәпләре укучылары өчен практикага нигезләнгән дәрес үткәрделәр. Кама буе территориаль идарәсенең аналитик контроль буенча махсуслаштырылган инспекциясе башлыгы Фәүзия Фәлахова укучыларга Экология министрлыгы инспекторы эшчәнлеге турында сөйләде, махсуслаштырылган инспекция алымнары һәм приборлары белән таныштырды, әйләнә-тирә мохитне мониторинглауның (атмосфера һавасын саклау, су ресурсларын саклау, туфракны саклау, җитештерү һәм куллану калдыкларын контрольдә тоту мәсьәләләре) әһәмиятен аңлатты.
Теоретик материалны ныгыту гамәли эш белән беррәттән барды. Укучылар Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау темасы буенча, аналитик контроль лабораториясе приборларының уникальлеге, мәктәпләрдә экологик проектлар һәм акцияләр үткәрү буенча сораулар бирде.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен экологик чаралар даими рәвештә үткәрелә. 2017 елның январе йомгаклары буенча Татарстан экологик дәресләрдә катнашкан укучылар саны буенча лидерлар рәтендә. Исәпләүне “Бөтенроссия тыюлык дәресе” проектын оештыручылар башкарган. Татарстанда 9897 укучы өчен ЭКОдәрес үткәреләгән. Икенче урында – Чувашия – 9385 укучы. Өченче урында Санкт-Петербург: тыюлык дәресендә 7242 укучы булган.
Татарстанның Экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан занятиеләр үсеп килүче буында табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, экологик карашлар формалаштыру һәм укучыларга һөнәри ориентация бирү максатында үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте