Әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә көчләрне берләштерергә. Бүген Мәскәүдә очрашу кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, “Рус географик җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы башкаручы директоры Артем Манукян һәм РГҖ Татарстан Республикасындагы региональ бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер шундый карарга килделәр. Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында, гражданнарны актив җәлеп итеп, берничә эре проект үткәрү планлаштырыла. Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә экологик-танып белү маршрутлары оештыру, тыюлыклардагы мероприятиеләрдә катнашучылар белән экологик агарту эшләре үткәрү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Элек үткәрелеп килгән уртак мероприятиеләрнең дәвамы быел да булачак, дип хәбәр итте очрашуда катнашучылар. Иң эре акцияләрнең берсе булган “Сулыкларны чистарту көне” республиканың бөтен шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.
Киләсе очрашу Казанда булачак, анда планнар җентекләп каралачак. Артем Манукян якын араларда Татарстан башкаласына килергә җыена, аңа Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре, аерым алганда, үз эченә 10 элемтә каналын ала торган республика иҗтимагый экологик кабулиятенең эше күрсәтеләчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте