Су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану. Фәрит Габделганиев Мәскәү экологлары белән очрашты.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Өске катлау суларының халәте мониторингы, су объектларын саклау һәм антропоген йөкләнешне киметү. Бүген Мәскәүдә экологлар шушы һәм башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Су проблемалары институты директоры, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Виктор Данилов-Данильян белән һәм Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының тармаклар һәм табигать-ресурслар белән идарә итү кафедрасы доценты, профессор Наталья Митина белән очрашты. Виктор Данилов-Данильян  - “Су мохитенең экологик хәлен контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган комплексны үз эченә ала торган табигать саклау комплексы эшләгән өчен” фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты. Наталья Митина диңгез һәм төче сулыклар ландшафтларының табигый ресурс потенциалын билгеләү, аларның экосистемаларына ярарлык антропоген йөкләнешләрне ачыклау методологиясен булдыру юнәлешендә эш алып бара. Ул алган нәтиҗәләр уникаль һәм дөньяда аларның аналогы юк.

Министр Фәрит Габделганиев Татарстанда өске катлау суларының халәте даими күзәтүдә булганлыгын әйтте. Ташландык сулар агып чыга торган зоналардыгы су объектлары аерым контрольдә. Өске катлау суларының пычрануын оператив тикшерү өчен, Татарстан Экология министрлыгының күчмә лабораторияләре актив файдаланыла, алар экспресс анализ эшләү мөмкинлеге бирә. Экологик-аналитик контрольнең “Фламинго” патруль судносы өске катлау суларының сыйфатын гидрохимик һәм гидрофизик күрсәткечләр буенча тикшерү мөмкинлеге;  рөхсәт ителмәгән ташландык чыганакларын табу өчен, эхолокация файдаланып, су төбен һәм су катламын зондлау мөмкинлеге; ташландык суларның агып чыгу урынын төгәл билгеләү мөмкинлеге; стационар лаборатория шартларында анализ ясау өчен, су һәм төптәге утырмалар пробаларын алу мөмкинлеге бирә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International