“Су саклау зонасында торак йорт – сүтәргә”. Югары суд Экология минстрлыгы карарын яклады.

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Әлмәттә Дала Зәе елгасы ярындагы торак йорт сүтелергә тиеш. Татарстан Республикасы Югары суды шундый карар чыгарды.

Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында ачыкланган закон бозуларны төзәтү буенча эш дәвам итә. 2016 елның җәендә  Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан законсыз корылманы сүтү турында күрсәтмә чыгарылган иде. Бу закон бозу Экология министрлыгы инспекторлары һәм Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре рейды барышында ачыкланды. Эш шунда, бу корылма су объектының яр буе сызыгыннан 6,5 метр ераклыкта төзелгән, койма елга акваториясеннән 6 метрда куелган. РФ Су кодексының 6 маддәсе нигезендә, су объектының яр сызыгы буйлап җирнең егерме метрлык полосасы гомуми кулланыш өчен билгеләнә. Экологлар милек иясенә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 маддәсе буенча (“Гражданнарның гомуми кулланыштагы су объекты янына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтә алуын тәмин итү шартларын үтәмәгән өчен”) беркетмә төзеделәр.   

Билгеләнгән срокта закон бозу төзәтелмәде, шуңа күрә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәр судына Дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр, суд та Әлмәт гражданинының гамәлләрен законсыз дип билгеләде. Милекче Югары судка шикаять биргән. Суд йорт хуҗасын, су объектының егерме метрлык яр буе полосасы  чикләрендәге корылманы сүтү юлы белән, гражданнарның су объекты янына тоткарлыксыз үтә алуын тәэмин итәргә мәҗбүр итте.

         2016 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан су саклау зоналарында закон бозуларны ачыклау һәм төзәтү буенча тәҗрибә тупланды. Су саклау зоналарының чикләрен һәм су объектларының яр буе саклау полосаларын билгеләүгә аерым игътибар бирелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International