Идел буе республикаларыннан һәм өлкәләреннән табигатьне өйрәнүче яшь эзләнүчеләр А.М. Терентьев исемендәге фәнни экологик конференциядә катнаштылар. Мероприятие Казанда “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте: “Татарстанда 2017 ел Экология һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр елы дип игълан ителде. Экология министрлыгы тарафыннан төрле форматтагы күпләгән чаралар, акцияләр үткәрү планлаштырыла. Без, республикабызда экологик иминлекне тәэмин итүнең төп факторларыннан берсе буларак, өзлексез экологик белем бирү, тәрбия һәм агарту системасын үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Татарстан - гаять зур илнең бик тиз үзгәрә һәм камилләшә бара торган өлеше. Яшь экологлар, сезнең белән безнең уртак көч бердәмлектә һәм туган төбәкнең табигый байлыкларын саклауда. Барыгызга да уңыш һәм җиңү телим!”
Конференциядә катнашучылар үзләренең докладларын алты юнәлештә тәкъдим иттеләр: гомуми экология, сәнәгать һәм химия экологиясе, биологик төрлелекне саклау, урбоэкология, агроэкология, су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану. Соңгы номинация иң абруйлысы булып чыкты, анда катнашучылар да иң күбе иде. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки аның җиңүчесе юниорлар арасында Россия су конкурсының региональ этабына чыга һәм Мәскәүгә бару мөмкинлеге ала. Бу хокукка үзенең “Арча шәһәре чикләрендә Казансу елгасының гидрологик һәм гидрохимик мониторингы” проекты белән Арча районы Лесхоз урта мәктәбе укучысы Марат Зиннәтов лаек булды.
Форумны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгында, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте