Яшь натуралистлар өчен Казанның Балалар экология-биология үзәгендә “Тыюлык дәресе” узды. Мероприятиене Казанның Вахитов, Идел буе, Совет һәм Яңа Савин районнары мәктәпләре базасында экологик түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар өчен Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре Елена һәм Мария Унковскаялар уздырды. “Кеше табигатьнең кулланучысы гына түгел, ә сакчысы да дигән фикерне бала аңына җиткерү мөһим һәм зарур. Бу бала шәхесен формалаштыруга, анда билгеле әхлакый караш тәрбияләүгә нигез булырга тиеш – бу катлаулы педагогик процесс”, - диде Идел-Кама тыюлыгының агарту эшләре буенча директор урынбасары Елена Унковская. “Тыюлык дәресе” кысаларында балаларга презентацияләр һәм видеосюжетлар күрсәттеләр, аларда Татарстанның аеруча саклана торган табигый территорияләре оештыруның тарихы һәм төп максаты чагыла. Хайваннарның һәм үсемлекләрнең саклап калып булган сирәк төрләре турында сөйләделәр. “Балалар тыюлык дәресенә дәртләнеп кушылдылар, - дип билгеләде белем бирү учреждениеләре укытучылары. – Материалны бирү формасы һәм тематика барысына да ошады. Идел-Кама тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга аеруча саклана торган табигый территорияләр системасы турында, табигать паркларының милли парклардан нәрсә белән аерылуы турында, Россия һәм Татарстан тыюлыклар системасының тарихы һәм тагын күп нәрсәләр турында сөйләделәр. Шунда ук белемнәрне ныгыттылар. Мәсәлән, карточкага ясалган теге яки бу символ, логотипның кайсы тыюлык яки милли паркка туры килүен билгеләргә куштылар”. Мероприятиенең максаты – укучыларның күзаллавын киңәйтү, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну уяту, игътибарны, фикерләүне үстерү, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте