Азнакай районы Актүбә ш.т.бистәсендә Каменка елгасына “Азнакай җылылык челтәре предприятиесе” ААҖ тарафыннан эксплуатацияләнә торган биологик чистарту корылмаларыннан чыгарылган ташлауларның рөхсәт ителгән нормативларны бозып башкарылуы ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре һәм Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре контрольгә алды. Микъдари химик анализ нәтиҗәләре буенча экологлар су объектына китерелгән зыянның күләмен билгеләделәр. Татарстан районара табигать саклау прокуроры тарафыннан вазыйфаи затларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.14 маддәсенең 1 өлеше, 7.6 маддәсе, 8.1 маддәсе буенча, юридик затка карата 8.14 маддәсенең 1 өлеше буенча административ эш кузгатылды. 200 мең сумнан артык зыянны кайтару турында дәгъва белдерелде. Бүгенге көнгә “Азнакай җылылык челтәре предприятиесе” җәмгыяте агып чыга торган суларны сыйфатлы чистартуны тәэмин итә торган мероприятиеләр, шул исәптән, ләм кыргычларны һәм аэротенкларны модернизацияләү үткәргән. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте