ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе иснспекторлары Тукай районында Мәләкәс елгасына пычранаган кар ташлау очрагын ачыкладылар. Лаборатория белгечләре, реагентлар белән пычранган карны күпердән елгага ташлау фактын исбатлау өчен, пробалар алдылар. Әлеге закон бозуга юл куючылар РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 8.13 маддәсе 4 өлеше буенча җаваплылыкка тартылачак: су объектларын саклау таләпләрен үтәмәүнең әлеге объектларның пычрануына, чүпләнүенә яки бик нык кимүенә китерү мөмкинлеге. Шундый ук закон бозу - Буа районында. Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, Буа -Тархан автоюлын тикшерү вакытында, Зөя елгасына карата саклау таләпләрен бозу фактын ачыклады. Бүгенге көнгә Татарстанда кар ташлауның 68 санкциясез урыны ачыкланган (узган ел – 207). ТР Экология министрлыгы инспекторлары искә төшерә: кар җыю моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда башкарыла. Законсыз кар ташлау урыннарын ачыклау буенча мероприятиеләр көндез дә, төнлә дә дәвам итә. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте