Алабугада Морт авыл җирлеге гражданнарын кабул итү булды. Кешеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Геннадий Емельянов җавап бирде. 2016 ел йомгаклары ясалды һәм 2017 елга бурычлар билгеләнде. Министр Алабуга халкына табигать саклау мероприятиеләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт әйтте. Фәрит Габделганиев җыелган кешеләрне Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында гамәлгә ашырылачак программалар белән таныштырды. “Татарстан социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен уңышлы хәл итә. Алдан бәяләүләр буенча 2016 ел йомгаклары буенча ВРП 2,5% үскән, шул ук вакытта атмосферага ташлаулар 8,5 мең тоннага кимегән”, - диде министр. 2016 ел Республиканың 2015 елда кабул ителгән 2030 елга кадәр Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру буенча беренче тулы масштаблы эш елы булды. Фәрит Габделганиев аерым икътисадый зонага резидентлар сыйфатында 53 компания җәлеп ителгәнлекне, алардан 22се сәнәгать-җитештерү эшчәнлеге алып барганлыгын да хәбәр итте. “Алабуга” АИЗ өлешенә Россиянең барлык аерым икътисад зоналары кеременең өчтән ике өлеше туры килә. Бөтен эшчәнлек чорында резидентлар үзләштергән инвестицияләр күләме 100 млрд сумнан артык. Министр Алабуга өчен бик актуаль булган туризм темасына да кагылды. Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр Социаль-икътисадый үсеш стратегиясе буенча туризм Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле өлкәләреннән берсе итеп билгеләнгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте