ТР Экология министрлыгы Фәнни-техник советында экология министры урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Аккош күлләре системасын экореабилитацияләү проекты буенча фикер алышу булды. Киңәйтеләгән утырыш эшендә Татарстан Президенты Ярдәмчесе Наталья Фишман, Казан шәһәре башкарма комитеының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев катнашты.
Экологлар, геологлар, фән эшлеклеләре, югары уку йортлары вәкилләре башкарылган эшләр турында сөйләделәр һәм, ясалган барлык күрсәтмәләрне истә тотып, алдагы эш планын билгеләделәр. Уникаль табигый объектны тулаем торгызу күлләрнең су өслеге киңлеген 4,2 гектардан 36 гектарга кадәр арттыру һәм Зур Казан территориясендә гомуми экологик ситуацияне яхшырту мөмкинлеге бирәчәк, дип саный белгечләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте