“Балаларны табигатьне саклауга мәктәпкәчә яшьтән өйрәтү мөһим”. Казанның 279нчы балалар бакчасында ЭКОдәрес узды.

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

Бүген Казан шәһәренең 279нчы балалар бакчасында ЭКОдәрес узды.  Мероприятиене ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова үткәрде. “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар аеруча эмоциональ, хисчән һәм якын кабул итүчән. Нәкъ менә шуңа күрә занятие интерактив формада үтә. Безнең бурыч – табигатьне саклауның, кадерен белүнең никадәр мөһимлеген аңлату”,- диде министрлык хезмәткәре. Экологик занятие кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре проблемасын ача торган театральләштерелгән тамаша формасында узды. “Колобок” әкияте геройлары белән бергә балалар  кешеләрнең, ахыры ничек бетәчәге турында уйлап та карамыйча, табигатькә начар йогынты ясау мөмкинлеге турында белделәр. Мероприятиедә икенчел чималдан эшләнгән мода күрсәтү дә булды. “Экологик мода балаларда зур кызыксыну уятты. Әти-әниләре белән бергә алар кәгазьдән, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан, полиэтилен пакетлардан, пластик шешәләрдән киемнәр ясадылар. Узган ел белән чагыштырганда, быел костюмнар саны ике тапкырдан күбрәккә артты”, - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Ольга Федотова. 

Экологик занятиеләр ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан регуляр рәвештә үткәрелә. Алар табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга уңай эмоциональ мөнәсәбәттә чагыла торган экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International