Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең 2016 ел эшчәнлеге йомгаклары белән танышты. Идарә Түбән Кама, Зәй һәм Сарман территорияләрендә экологик куркынычсызлык, табигый ресурсларны саклау һәм файдалануны тәэмин итә. Эшләнгән эшләр турында территориаль идарә башлыгы Алексей Лобанов хисап тотты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 2016 елда табигать саклау законнарын бозуның 650 очрагын ачыкладылар. 635е – төзәтелгән. Штраф санкцияләренең гомуми суммасы 6 миллион сумнан артык. Су объектын рөхсәтсез биләгән өчен, административ хокук бозу турында 27 беркетмә төзелгән, аларның 4е – юридик затларга. Гражданнарның гомуми кулланылыштагы су объектына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтү мөмкинлеген тәэмин итү шартларын үтәмәгән өчен, административ хокук бозу турында 65 беркетмә төзелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе тарафыннан атмосфера һавасы торышы өзлексез контрольдә тотыла. Автоматлаштырылган контроль системасының 5 посты эшли. 2016 елда 1 108 131 анализ үткәрелгән. Министр Фәрит Габделганиев атмосфера һавасы торышы мониторингы буенча эшне көчәйтергә, аерып әйткәндә, Экология министрлыгының күчмә лабораториясе ярдәмендә чыгып тикшерүләрне арттырырга күрсәтмә бирде. ТР Экология министрлыгы башлыгы суда файдалы казылмаларны законсыз чыгаруларны булдырмау буенча эшне дә көчәйтергә кушты. Ул быелдан гомумтаралган файдалы казылмалар чыгара торган һәр йөзү җайланмасының ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратлары ярдәмендә Татарстан Республикасы бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташтырылган булырга тиешлеген искә төшерде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте