Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Табигатькә каршы закон бозуның меңнән артык очрагын ачыклау, өч җинаять эше һәм елның иң яхшы инспекторы. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе эшчәнлеге белән бүген экология министры һәм ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе танышты.
2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм Татарстан буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе эшчәнлеге белән таныштылар. 2016 ел йомгаклары турында идарә башлыгы Альберт Маликов сөйләде. “Табигать саклау законнарын бозуның 1128 очрагы, 3 җинаять эше, 15 миллион сумнан артык штрафлар”, - дип саннарны атады Маликов. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттә, Лениногорскида, Бөгелмә, Нурлат һәм Чирмешәндә экологик күзәтчелек алып баралар. 2016 елда идарә инспекторлары тарафыннан 865 тикшерү үткәрелде, табигать саклау законнарын бозуның 1083 факты бетерелде. 156 “кыргый карьер” тикшерелде, калдыкларны урнаштыруның 332 санкциясез урыны ачыкланды, 23 предприятиенең эше туктатылды. 204 эш каралды, бу 2015 елгыдан 44 эшкә күбрәк, шулардан 197 - министрлык файдасына, дип доклад бирде Альберт Маликов. Министр Фәрит Габделганиев Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде. 2017 елда табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау буенча эшне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләде ул. Экология министрлыгы башлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренең хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисап тапшырырга тиешлеген искә төшерде. “Бу юнәлештә эшне көчәйтергә һәм бөтен шартларны тудырырга, аерып әйткәндә, консультация ярдәме күрсәтергә кирәк”, - дип күрсәтмә бирде министр. Габделганиевнең күрсәтмәләре арасында тагын - санкциясез чүплекләрне булдырмау буенча чараларны көчәйтергә, атмосфера һавасы халәтенә аерым игътибар бирергә. Ул Су саклау зоналары елында яр буе территорияләрен төзекләндерү буенча гаять зур эш башкарылганын билгеләп үтте. Иң яхшы үрнәкләрдән берсе – масштаблы реконструкциядән соң Әлмәт шәһәре күлендәге туристлык ял итү зонасының ачылуы. Бу эшләр Россиядә Экология елы, ә Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән 2017 елда да дәвам итәчәк, бу елның да өстенлекле юнәлеше табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары нефть продуктларының агып чыгуын бетерү буенча өйрәнүләрдә катнашты
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында нефтьнең авария хәлендәге түгелүе вакытында гамәлләрне эшкәртүгә юнәлдерелгән комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары керде.
Ел башыннан Министрлыкның Республика иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә 5691 мөрәҗәгать кергән
11 ай эчендә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5691 хәбәр килгән. Шулардан 5315 мөрәҗәгать – барлык мөрәҗәгатьләрнең 93,3% хәл ителгән инде.
Үзәк идарә инспекторлары Казанда чүплек урынын ачыклады
Казанның Идел буе районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын теркәделәр.
28
ноябрь, 2025 ел
Җир – безнең йорт! Экологлар мәктәп укучыларына табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр
Азнакай шәһәренең 5нче мәктәбендә Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан 1нче сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең йорт» дигән экология дәресе үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз