“Россия компанияләренең күпчелеге бүген үз технологияләрен экологиклаштыруның мөһимлеген аңлыйлар һәм моңа җаваплы карыйлар”, - дип белдерде бүген Ростабигать күзәтчелеге башлыгы Артем Сидоров ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә. Модернизацияләүнең зарурлыгын аңламаучыларга карата бөтен төр басымлы йогынтылар ясалачак, дип ассызыклады Сидоров, Татарстан Республикасында андый предприятиеләрнең юклыгын һәм булмаячаклыгын да билгеләп. Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Экология елы кысаларында илнең иң эре предприятиеләре белән әйләнә-тирә мохитнең барлык компонетларына нагрузканы киметү буенча үзара бәйләнештә эшләү турында килешүләр төзелгәнлеген хәбәр итте. Татарстан, традиция буенча, лидерлар рәтендә. Республиканың берничә эре компаниясе белән килешүләр имзалау стадиясендә. Алар арасында «Татнефть» ГАҖ, “КамАЗ” ГАҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ГАҖ. “Максат бер, -диде Артем Сидоров, - җитештерү циклларын модернизацияләүдән булган экологик нәтиҗәлелек бөтен кызыксынучыларга да анык аңлашылырга тиеш, мин, беренче чиратта, безнең ил халкын, безнең гражданнарны күздә тотам”.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте