Илдар Халиков: “Безнең алга халык куя торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен, Экология министрлыгының әһәмияте артканнан арта бара”.

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

“Инде өченче ел рәттән Татарстанда нинди дә булса Экология елы очраклылык була алмый. Башта – Парклар һәм скверлар елы, аннан соң Су саклау зоналары елы, хәзер Экология һәм җәмәгать урыннары елы. Коллегиядә республиканың бөтен районнары башлыклары катнашу очраклы түгел”, - дип билгеләде Татарстан Премьер-министры  Илдар Халиков ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм  Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең бүген Казан энергетика университетында үткәрелгән йомгаклау коллегиясендә. Ул Экология минстрлыгының республика халкы куйган бурычларны гамәлгә ашырудагы әһәмиятен ассызыклады. “Бу коллегиянең уку йортында узуы яхшы. Алдагы һәр эш, теге яки бу бурычны хәл иткәндә,  нәкъ менә безнең уку һәм фән йортларын җәлеп итмичә эшли алуның катлауланганын күрсәтә”. “Без проект һәм программаларны бергәләп гамәлгә ашырырга әзер”, - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр  Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы каршындагы Федераль Экология советы секретаре, “Бөтенроссия әйләнә-тирә мохитне саклау фәнни-тикшеренү институты”  Федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Сергей Фокинга. Аерым алганда, бу зәңгәр-яшел суүсемнәр белән бәйле проблемаларны хәл итү. “Бу соңгы елларда республиканың барлык елгалары һәм сулыклары өчен шактый зур һәм җитдигә әйләнгән проблема, бу проблеманы бергәләп чишәргә кирәк. Юкса, соңгы елларда без эшләгәннең күбесе бернинди дә нәтиҗә бирмәячәк”. Илдар Халиков шулай ук су саклау зоналарына үтү мөмкинлеген тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә кушты. “Бездә бөтен нәрсәне сүтү бурычы тормый, бездә законнарны саклау бурычы тора”, - диде ул. Ул табигатьне саклау ведомстволарының санитар-экологик икеайлык кысаларында чүплекләрне юк итү буенча башкарган эшен уңай бәяләде. Премьер-министр санкциясез урыннарда чүп өюче закон бозучыларны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм күрсәтергә тәкъдим итте.

Татарстанның Премьер министр Илдар Халиков халык белән эшне уңай билгеләп үтте.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International