Табигать саклау законнарын 7 мең тапкыр бозу (97% төзәтелгән), 143 миллион сум штраф һәм китерелгән зыян өчен түләү (2015 ел нәтиҗәләреннән 360%), 24 җинаять эше. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2016 елдагы күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре шундый. Аларны бүген ике табигать саклау ведомствосының – Экология министрлыгы һәм ТР буенча Ростабигать күзәтчелегенең уртак коллегиясендә министр Фәрит Габделганиев атады. Нәтиҗәләр узган еллардагы күрсәткечләрдән күпкә югарырырак. Белгечләрнең эшне белеп башкаруы, махсус техника, автотранспорт, Республика хөкүмәте ярдәме белән алынган катерлар, пилотсыз очу аппаратлары, геодезик спутник җиһазлары, Иҗтимагый инспекторлар үзәген эшләтеп җибәрү – болар барысы да, Фәрит Габделганиев әйтүенчә, Экология министрлыгы хезмәткәрләренең сыйфатлы эшен тәэмин итә. Су саклау зоналарына – аерым игътибар. Татарстанның су объектларының законлаштырылган чикләре барлыкка килде, бу аларны законсыз файдалануны булдырмаска мөмкинлек бирә - региональ әһәмияттәге су объектлары торак пунктлар чикләрендә 100% тикшерелде. Кешеләрнең региональ әһәмияттәге су объектлары янына үтә алуын чикләүнең 432 факты ачыкланды – 365 законсыз корылма сүтелде.
Калдыкларны урнаштыруның санкциясез урыннарын ачыклауга килгәндә, Экология министрлыгы инспекторлары андыйларны ел эчендә 2 меңне таптылар, 98% юк ителде. Штрафлар, китерелгән зыянны кайтарту буенча таләп һәм дәгъваларның гомуми суммасы 200 млн сумга якын. “Кара казучылар” артыннан аерым контроль. 2016 елда 244 закон бозу очрагы ачыкланды, җир асты байлыкларына зыян 240 млн сумга якын тәшкил итә. Хокук саклау органнары белән уртак эш нәтиҗәсендә 21 җинаять эше кузгатылды, бу 2015 ел күрсәткечләреннән өч тапкыр артык. Хөкем карарлары чыгарылды инде. Экологлар фикеренчә, бу файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару фактларын киметүгә ярдәм итәчәк.
Министрның мөһим гыйбарәләре: “икътисад белән экологик юнәлешле идарә итү”, “әйләнә-тирә мохитне күзәтүнең территориаль системасы”, “экологик мониторинг”, “локаль күзәтү системалары”.
Ф.Габделганиев әйтүенчә, комплекслы якын килү атмосферага зарарлы матдәләрне чыгарып ташлауларны 8,5 мең тоннага киметү мөмкинлеге бирде. “Бу ВРП күләме үсеше барышында”,- дип асссызыклый Экология министрлыгы башлыгы. Предприятеләрдә һава чистарту мероприятиеләрен гамәлгә ашыру (автотранспорттан һавага чыгарылган ташлауларның 4,5 тоннага кимүе), газ-мотор ягулыгы буенча Дәүләт программасы, АЗСларны мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау буенча эшләрнең икенче этабын гамәлгә ашыру – болар барысы да республикада атмосфера һавасының халәтендә уңай чагылды.
Казанда Конфедерацияләр кубогы һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрү алдыннан эш дәвам итәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте