Казан үзәгендә чүп өеме. Чүплек ясалуга кем ирек куйган – экологлар ачыклый.

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Карл Маркс урамындагы бер йортның ишегалдындагы чүплек турында шикаять керде. Хәлне ачыклау өчен, Үзәк территориаль идарә инспекторлары урынга чыкты. “Чүп инде узган елның көзеннән бирле алып кителми, - дип зарландылар биредә яшәүчеләр экологларга, - безнең идарәче компания безгә үзенең хезмәтен күрсәтүдән баш тартты, шул сәбәпле бу тау җыелды да”. Каты көнкүреш калдыклары җыю өчен куелган ике контейнер күптән тулган. Кешеләр калдыклар тутырган пакетларын җиргә ташларга мәҗбүр. Чүплек инде 52 кв.м территорияне били. Чүпнең морфологик составы буенча инспектор-экологлар аны бирегә монда яшәүчеләр генә ташламаганын билгеләде, документлар тутырылган күпсанлы тартмалар да шуны раслый. Административ эш кузгатылды, гаепле затлар ачыкланачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International