“Су – безнең тормыш!” – шундый девиз астында экологлар интерактив дәрес үткәрде.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Питрәчнең “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ЭКОәкияткә сәяхәт ясадылар. “Су – безнең тормыш!” темасы буенча белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту  һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова үткәрде.Ул балаларга суның кеше тормышындагы роле турында, ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында, суның әйләнә-тирә мохит өчен һәм җәмгыять үсеше өчен, планетабызда тормышны дәвам иттерү өчен мөһимлеге турында сөйләде. “Су кеше тормышында бик зур роль уйный. Кызганычка, күпләр су ресурсларын чиксез дип саный. Балаларны суга сакчыл һәм экономияле мөнәсәбәттә булырга өйрәтергә, табигатьнең матурлыгы һәм байлыгы бәяләп булмаслык кыйммәт, шуңа күрә аларны сакларга кирәк дигән ышану формалаштырырга кирәк”, - диде Юлия Саферова. Интерактив чара театральләштерелгән тамаша һәм гамәли занятиедән тора иде. Балалар тәрбиячеләр ярдәмендә тәҗрибәләр үткәрделәр, суның физик сыйфатларын (төсе, исе, тәме) өйрәнделәр. Экологик занятиеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими үткәрелә. Аларның максаты  – республиканың үсеп килүче буынында экологик белемнәр тарату, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International