Норма укучылары өчен Экология елы игелекле эш белән башланды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның Балтач районы Норма мәктәбендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре оештырган “Җимлек” экологик акциясе тәмамланды. Ул ел башында старт алган иде, башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергәләп төрле материаллардан: агач такталардан, пластик шешәләрдән, катыргыдан җимлекләр ясадылар. Иң яхшы эшләр өч номинациядә бәяләнде:

  • “Иң чыдамлы җимлек”,
  • “Иң үзенчәлекле җимлек”,
  • “Яраксызланган материалдан эшләнгән җимлек”.

Ясалган җимлекләрне, укучылар кошларны күзәтә һәм карый алсын өчен, мәктәп янәшәсендәге территориядә урнаштырдылар.

“Җимлек” акциясе ел саен үткәрелә. Ул кошларга җим биреп тору күнекмәләре һәм кышлаучы кошлар турында гомуми күзаллау формалаштыруга юнәлтелгән. “Экологик тәрбия балачактан бик иртә башлана, шуңа күрә мәктәп укучылары шушы яшьтән үк әйләнә-тирә мохит турында кайгырта белергә тиеш”, - дип билгеләде Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе экологлары.

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International