Экология елы кысаларында Татарстаннның Милли китапханәсендә “Экологик белем сәгатьләре” үтәчәк.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Экология елына багышланган “Экологик белем сәгатьләре” күзәтүләр циклын башлый. Мондый чараның беренче сынаучылары Казанның Идел буе районы 139нчы гимназиясе укучылары булды. Китапханә хезмәткәрләре “Табигатьне саклыйк” дигән вакытлы матбугат басмалары күргәзмәсе оештырдылар. Алар исәбендә «Природа и Человек», «Природа», «Экология и жизнь», «Юный натуралист», «Земля-землица» һәм башка популяр басмалар. Күргәзмә материалларын күзәтү барышында, балалар, китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп, бүгенге җәмгыять алдында тора торган күп кенә сорауларга җаваплар эзләделәр. Сөйләшү ахырында мәктәп укучылары һәм китапханәчеләр, без 21нче гасырда начар шартлар, пычранулар, сыйфатсыз су һәм азык “капламы астында” яшәргә тиеш түгел дигән фикер белән килештеләр. Табигать һәм безнең әйләнә-тирәдәге әйберләр тормышыбызның мөһим өлеше булып тора, шуңа күрә экология мәсьәләләре бүген зур һәм җитди игътибар таләп итә.

Мероприятие үсеп килүче буынга 21нче гасыр кешесе тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше булып торган экологик тәрбия бирү максатында уздырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International