Файдалы казылмалар чыгару – аерым контрольдә. Быелдан башлап гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаручы һәр йөзү җайланмасын ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратлары ярдәмендә Татарстан Республикасының бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташтырачаклар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану тәртибен раслау турында” 2011 ел, 4 ноябрь, 917 карары белән расланган Татарстан Республикасында җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында” 2017 ел, 16 январь, 10нчы карары кабул ителде.
“2016 елда гына да, суда файдалы казылмалар чыгарганда, җир асты байлыкларына салынган зыян 40 миллион сумнан артык тәшкил итә, җинаять эшләре кузгатылды. Закон бозулар инспекторларның рейдлары вакытында ачыклана. Яңалык һәр судноның, земснарядның чикләрен on-line режимда күзәтү мөмкинлеге бирәчәк һәм чиктән чыгып файдалы казылмалар чыгаруны бетерәчәк”, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Ул, судагы билогик ресурсларны саклау максатында, уылдык чәчелә торган урыннарда уылдык чәчү чорында гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруның аерым контрольдә булачагы турында әйтте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте