Telegram ярдәмендә килгән видеодагы закон бозучыга 500 мең сум штраф салырга мөмкиннәр

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары ярдәмендә ТР Экология министрлыгына 50гә якын хәбәр килде инде. Иҗтимагый экологик кабул итүнең яңа элемтә каналы бу ел башында эшли башлады. Казансу елгасына пычрак кар ташлау турында хәбәр дә килде. Миллениум күперендә техниканың, юл чистартып, реагентлар һәм пычрак кушылган карны чикләгеч койма аша ташлаганы видеода ачык күренә. Бу Административ хокук бозулар турында ТР  кодексының 3.6нчы “Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу турында”гы маддәсен бозу булып тора. Комлы-тозлы катнашмалар белән пычранган карны ротор белән чәчтерү һәм күчерү рөхсәт ителми (Казанның Шәһәр төзекләндерү кагыйдәләренең 136.3 пункты). Гражданнарга ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр; вазыйфаи затларга унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин. Моннан тыш, су объектларын саклауга таләпләрене шул объектларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яисә) ярлылануына китерерлек итеп бозган өчен гражданнарга бер мең биш йөздән ике мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга өч меңнән дүрт мең сумга кадәр, юридик затларга утыз меңнән кырык мең сумга кадәр штраф салу каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.13.ст. 4 өлеше). Махсус техниканың кем балансында булуын ачыклау өчен, Дәүләт Техника күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенә запрос җибәрелде. Миллениум күпереннән реагентлар белән пычранган кар ташлау фактын исбатлау өчен, аналитик контрольнең үзәк махсуслаштырылган инспекциясе белгечләре юлдан һәм Казансу елгасының боз өслегеннән тәңгәллекләрен тикшерергә кар пробалары алды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан административ тикшерү кузгатылды.

Исегезгә төшерәбез, законсыз чүплекләр турында, гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару, су объектларына керү мөмкинлеген чикләү, сулыкларга, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында Экология министрлыгы инспекторларына Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары ярдәмендә +79872169779 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин. Хәбәрләр тәүлек буе кабул ителә. Кайнар элемтәнең (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы, интернет кабул итү http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm, “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы элеккечә эшли. Болардан тыш, табигать саклау законнарын бозу турында, бозу очрагын фото яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат биргән гражданнарга акчалата түләү дә бар.  2016 елда табигать саклау законнарын бозу турында республика халкыннан 10 меңнән артык хәбәр килде. Хәбәрләргә оператив илтифат итү табигатькә килгән зыянны минимальләштерергә һәм закон бозучыны “кайнар эз буенча” ачыкларга мөмкинлек бирә, дип билгели экологлар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International