Студентлар һәм аспирантлар, акчалата приз иясе булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Республика югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Дедлайн – 2024 елның 31 октябре.

Конкурс өч номинация буенча уздырыла, аларның һәрберсендә 3 призлы урын билгеләнә.

Студентлар өчен – «Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм табигатьне саклау технологияләрен эшләү»

Тискәре йогынтыны булдырмауга, табигать комплексларын һәм компонентларын торгызуга, сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чистартуга юнәлдерелгән проектларның авторлары гариза бирә.

Аспирантлар өчен –  «Экологик иминлек»

Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен хәл итүдә зур әһәмияткә ия булган перспективалы фәнни юнәлешләр буенча инновацион проектлар һәм оригиналь идеяләр.

Студентлар һәм аспирантлар өчен –  «Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру»

Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы технологияләр булдыруга юнәлдерелгән проектлар әзерләргә кирәк, алар тапшырылучы мәгълүматның бөтенлеген югалтмыйча зур күләмдә мәгълүматны үзгәртергә сәләтле булырга тиеш.

Конкурс эшләре электрон почта аша кабул ителә: Eco.pros@tatar.ru. Проектларны яклау ноябрьдә булачак, җиңүчеләрне бүләкләү декабрьгә планлаштырылган.

Иң яхшы проект авторлары 50, 30 һәм 20 мең сумлык сертификатлар алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International