«Халык контроле» системасы аша Экология министрлыгына Буа районының Югары Наратбаш авылы читендә көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез җыю турында мөрәҗәгать килде.
Идел аръягы идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында хокук бозу факты расланды.
Чүплекнең мәйданы 500 кв.м. артык, күләме – 37 куб.м.
Буа районы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән.