Татарстан кинематографистларын “Өмет меридианы” Бөтенроссия экологик фестивалендә катнашырга чакыралар.

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Профессионал һәм яңа гына керешүче кинематографистлар, балалар һәм яшьләр студияләре, экологлар һәм студентлар, тележурналистлар – экология мәсьәләләре өчен борчыла торган кешеләр - “Өмет меридианы” җиденче Бөтенроссия экологик кинофестивалендә катнаша алалар. Мероприятие апрельдә Санкт-Петербургта узачак. Катнашучыларның фильмнарын күрсәтү өчен “ЭкспоФорум” конгресс-күргәзмә үзәге вәкилләре белән сөйләшүләр алып барыла, анда танылган петербурглы рәссамнарның экологик темага язылган картиналарыннан ике күргәзмә дә планлаштырылган. Аерым Россия Балалар киносы көне үткәрү дә планлаштырыла. Кинофестиваль инде Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән экологик проблемалар буенча фильмнар төшерүче кинематографистларны туплауга иреште.

“Өмет меридианы” үз илеңнең экологик проблемаларына игътибар җәлеп итүгә һәм төрле регионнар кинематографистларына булышуга юнәлтелгән. Конкурс турында өстәмә мәгълүмат фестиваль сайтында урнаштырылган: meridian-hope.ru. Конкурска заявкалар 2017 елның 15нче мартына кадәр кабул ителә.

Фестиваль Санкт-Петербург кинематографистлар берлеге һәм Табигать саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан гамәлгә куелган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International