Экология елы кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында “Русьтән Россиягәчә: мәдәният константалары” («От Руси до России: константы культуры») циклыннан “Табигать илһам бүләк итә” дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә рус пейзаж сәнгатенә багышланган һәм пейзаж рәсем сәнгатенең стильләре, юнәлешләре һәм мәктәпләре үзенчәлекләре белән таныштыра. Экспозициядә пейзажның рәсем сәнгатендә мөстәкыйль жанр буларак 19нчы гасыр ахырыннан безнең көннәргә кадәр үсеше тарихын ача торган альбомнар, монографияләр, энциклопедияләр, мультимедиа басмалары һәм открыткалар бар. «Шедевры русской живописи» (“Рус рәсем сәнгате шедеврлары”) альбомы 3500дән артык репродукция туплаган һәм Россиянең танылган пейзаж осталары картиналары белән таныштыра. Пейзаж язу осталыгын үзләштерергә теләүчеләр өчен уку әдәбияты һәм “Все о технике живописи” сериясеннән практик әсбаплар аерым блок итеп тәкъдим ителә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте