Экология елы мероприятиеләрен һәм вакыйгаларын яктырту өчен, РФ Табигать министрлыгы Экология елының рәсми сайтын эшләде - http://ecoyear.ru. Яңа ресурс халыкның игътибарын табигатьне саклауга һәм Россиянең аеруча саклана торган территорияләренә җәлеп итәргә тиеш.
Сайт үз эченә түбәндәге бүлекләрне ала:
- “Яңалыклар”: Россиядә һәм дөньяда экология өлкәсендәге вакыйгалар;
- “Материаллар”: Россиянең әйдәп баручы ММЧларында басылган яңалыклар, Россиянең гаҗәеп урыннары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында фото- һәм видеоматериаллар, Россиядә Экология елы 2017 үткәрү белән бәйле рәсми документлар һәм материаллар;
- “Мероприятиеләр”: интерактив бүлек – Экология елы мероприятиеләрен Россия картасында чагылдыру өчен геонавигация; конкрет чарага туры килгән тамгага баскач, мероприятиене тасвирлый торган панель ачыла;
- “Экология елы турында”: 2017 елга бурычлар (7 милли парк, 2 тыюлык һәм 2 заказник оештыру, Байкал күлен саклау программасы, 800 мең гектар урманнарны торгызу, сирәк хайваннарны табигый мохиткә реинтродукцияләү программасы, Россиянең “Хайваннар” Кызыл китабының яңа томын бастыру).
Россиядә Экология елы сайты барлык мобиль платформаларында һәм җайланмаларында файдалануга көйләнгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте