Россиядә “Бөтенроссия тыюлык дәресе” дигән уникаль акция башланды

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

 Россиядә Аеруча саклана торган табигый территорияләр елында “Бөтенроссия тыюлык дәресе” дигән уникаль акция старт алды. Проект “Тыюлыклар” Экологик-мәгърифәт үзәге тарафыннан Тыюлык утраулары дуслары хәрәкәте Программасы кысаларында Мәскәү шәһәре Иҗтимагый элемтәләр комитеты, «Мосприрода» дәүләт табигать саклау бюджет учреждениесе, “Синең табигать” коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән, шулай ук Россия Табигать министрлыгының һәм Россия Мәгариф министрлыгының мәгълүмати ярдәме белән эшләнгән.

“Тыюлык дәресе” – төрле яшьтәге балалар өчен экологик белемнәр мәктәбе ул. Бер дәреснең дәвамлылыгы – 45 минут, ул аерым мөстәкыйль дәрес итеп тә, шулай ук табигый фәннәр буенча (биология, география, әйләнә-тирә дөнья) дәресләр, гуманитар предметлар (тарих, җәмгыять белеме, әдәбият) кысаларында да үткәрелергә мөмкин. Программаның универсальлеге шунда: аеруча саклана торган табигый территорияләр хезмәткәрләре, педагоглар, волонтерлар акциягә кушыла һәм дәресләр үткәрә ала.

Акцияне үткәрү өчен интернетта заповедныйурок.рф. онлайн мәйданчыгы эшли башлады инде. Ресурс Россиянең бөтен саклана торган территорияләренә акциягә кушылу мөмкинлеге бирә, интерактив тыюлык дәресләре үткәрү методикаларын җыю һәм таратуга мөмкинлекләр ача.  

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International