Яшь галимнәрне “Идел бассейнының актуаль проблемалары” конференциясендә катнашырга чакыралар.

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
15-16 мартта Тольяттида “Идел бассейнының актуаль проблемалары” VI яшьләр конференциясе була. Анда катнашырга Россиядән һәм чит илләрдән яше 35тән өлкән булмаган яшь галимнәр һәм белгечләр чакырыла. Конференциянең тематикасы түбәндәге юнәлешләр буенча эшләнгән: -         Биологик күптөрлелек, төрләр экологиясе, кереп урнашкан төрләр һәм экосистемаларда аларның роле, экосистемаларда организмнар бергәлеге  формалашу һәм үсеш динамикасы үзенчәлекләре; -         Организмнар һәм бергәлекләр биогографиясе; -         Җир өсте һәм су экосистемаларында популяция һәм бергәлекләр динамикасын экологик модельләштерү; -         Организмнар систематикасы һәм аның җир өсте һәм су экосистемаларында төрле таксоннар биологиясе һәм экологиясенең үзенчәлекләре белән бәйләнеше; -         Су экосистемаларының гидрологиясе һәм гидрохимиясе; -         Экологик мониторинг һәм табигый мохитне саклау; -         Тыюлык территорияләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Конференция кысаларында телдән докладлар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр планлаштырыла. Катнашуга заявканы һәм материалларны, конференциянең программасын әзерләү өчен,  2017 елның 10нчы февраленә кадәр muhortova-o@mail.ru. адресына җибәрергә кирәк.

 Оештыру комитетының адресы: Россия Фәннәр академиясенең Идел бассейны экологиясе институты, 445003, Тольятти ш., Комзина ур., 10;

  e-mail: muhortova-o@mail.ru

Белешмәләр өчен телефоннар:  +79372121557,  (8482) 489-688

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International