20-21 мартта Мәскәүдә «Рэдиссон Ройал, Москва» отеленең конгресс-парк мәйданчыгында сигезенче тапкыр масштаблы “Экология” Халыкара форумы узачак. Форум “Бердәм Россия” партиясенең “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” проекты кысаларында үткәрелә. Мероприятиенең эшлекле программасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу, су-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне кертү, калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ программалар эшләү һәм гамәлгә ашыруга кагылышлы күп сорауларны үз эченә ала. Катнашучылар шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү алу, нефть түгелүне булдырмау һәм бетерү мәсьәләләре турында да фикер алышачаклар. Иҗтимагый көн тәртибендә Экологик ел кысаларындагы чараларны тормышка ашыру, экологик белем бирү кебек темалар күтәреләчәк. Форум мәйданчыгында махсус вакыйгалар да, аерым алганда, Россиянең “яшел” үсеше перспективаларына багышланган ачык дискуссия булачак. Анда катнашучылар Россия Федерациясенең Экологик тотрыклы (“яшел”) үсеше концепциясен эшләү турында фикер алышачак. Форум кысаларында 1500 кв.м күргәзмә экспозициясе каралган, анда өр-яңа экологик технологияләр һәм җиһазлар күрсәтеләчәк. Оештыручысы - “«Экология» иҗтимагый форумы” автономияле коммерцияле булмаган оешма, аның Иҗтимагый советын РФ ФҖ Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Валуев җитәкли. Мероприятие РФ ФҖ Федерация Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм башка профильле министрлыклар һәм ведомстволар катнашында һәм ярдәме белән үткәрелә.
Форум эшендә Россиянең 60 регионыннан һәм 10 чит илдән 800дән артык вәкил катнашыр дип көтелә. Катнашучылар арасында – дәүләт хакимиятенең профильле органнары, фән, иҗтимагый оешмалар, сәнәгать һәм транспорт компанияләре, шәһәр коммуналь хуҗалык оешмалары, эко-хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре, шулай ук экотехнологияләр һәм экоҗиһазлар эшләүчеләр, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр. Чараның максаты булып әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законнарны һәм дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү тора.
Тулырак мәгълүмат форум операторының сайтында бар: Conference Point confspb.ru. Хәзерге вакытта форумда катнашучыларга теркәлү ачык һәм форумның дискуссия юнәлешләре һәм йомгаклау резолюциясенә инициативалар буенча тәкъдимнәр җыю бара.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте