Нәрсә ул тыюлыклар? Алар ни өчен кирәк? Татарстан территориясендә нинди милли парклар бар? Бу сорауларга бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре җавап бирде. Азнакай шәһәре гимназиясе укучылары экологлар белән бергә “Татарстан Республикасының тыюлыклы урыннары буйлап” эко-сәяхәтендә булдылар. “Россиянең күп төбәкләрендәге кебек үк, Татарстан территориясендә дә уникаль табигый һәм тарихи урыннарның беренчел халәтен саклаган тыюлыклар һәм тарихи музей-тыюлыклар бар. Татарстан Республикасының табигать-тыюлыклар фонды 150дән артык аеруча саклана торган табигый объектны үз эченә ала, шул исәптән: Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы (Яшел Үзән районы, Лаеш районы); “Түбән Кама” милли паркы (Алабуга һәм Тукай районнары); региональ әһәмияттәге төрле профильле 24 дәүләт табигать заказнигы бар”, - дип сөйләделәр экологлар. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, тасвирламалары буенча хайванарны атадылар. “Табигать – безнең торагыбыз, бай хәзинә, Җирдә чимал һәм энергия бирүче ул. Ләкин аның байлыклары чиксез түгел һәм аларны еш кына тулылындырып та булмый, шуңа күрә аларны сакларга кирәк”, - диделәр укучылар. Мероприятиенең максаты – укучыларның күзаллавын киңәйтү, әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уяту, игътибар һәм фикерләүне үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте