11нче январь – Тыюлыклар һәм милли парклар көне

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Һәр елны 11нче январьда Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Мероприятиенең максаты – булган проблемаларга гражданнарның игътибарын юнәлтү, кешеләрне бөек илдәге табигый төрлелекнең кадерен белергә өйрәтү. Бу бәйрәм беренче тапкыр 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы буенча үткәрелә. Баргузин исемен алган беренче дәүләт тыюлыгы Россия империясендә нәкъ менә 11нче январьда оешкан.

Россиянең күп төбәкләрендәге кебек үк, Татарстан территориясендә дә уникаль табигый һәм тарихи урыннарның беренчел халәтен саклаган тыюлыклар һәм тарихи музей-тыюлыклар бар. Татарстан Республикасының табигать-тыюлыклар фонды 150дән артык аеруча саклана торган табигый объектны үз эченә ала. Табигатьнең беренчел халәтендәге матурлыгын саклау өчен Россиядә 2020 елга кадәр 11 яңа тыюлык, 20 милли парк һәм 3 федераль заказник оештыру каралган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International