Студентлар һәм яшь галимнәрнең М.А.Усов исемендәге “Геология һәм җир асты байлыкларын үзләштерү проблемалары” XXI Халыкара фәнни симпозиумы 2017 елның 3-7нче апрелендә Томск политехника университеты, Табигый ресурслар институты базасында үткәреләчәк. Симпозиум эшендә катнашырга яше 35тән өлкәнрәк булмаган студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр чакырыла.
Симпозиумның эш юнәлешләре:
1нче секция - Палеонтология, стратиграфия һәм төбәк геологиясе. Җир турындагы фәннәрдә геомәгълүмат системалары.
2нче секция - Минералогия, геохимия һәм петрография.
3нче секция – Файдалы казылмалар чыганаклары. Файдалы казылмалар чыганакларын эзләүнең хәзерге алымнары һәм технологияләре. Геологиядә геомәгълүмат системалары.
4нче секция – Нефть һәм газ геологиясе. Углеводород чималын эзләүнең хәзерге алымнары һәм технологияләре. Нефть һәм газ геологиясендә геомәгълүмат системалары.
5нче секция – Җирне тикшерүнең һәм файдалы казылма чыганакларын эзләүнең геофизик алымнары. Геофизик тикшеренүләрдә геомәгълүмат системалары.
6нчы секция - Гидрогеология һәм инженерлык геологиясе. Гидрогеологик тикшеренүләрдә геомәгълүмат системалары.
7нче секция – Җирнең гидрогеохимиясе һәм гидрогеоэкологиясе. Гидрогеоэкологиядә геомәгълүмат системалары.
8нче секция – Космогеологик тикшеренүләр һәм табигый ресурсларны өйрәнүдә һәм алар белән идарә итүдә тикшеренүнең дистанцион алымнары.
9нчы секция – Җир төзелеше, күчемсез милекнең дәүләт кадастры һәм җир-милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре.
10нчы секция – Геоэкология, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яклау. Геоэкологиядә геомәгълүмат системалары.
11нче секция – Геология һәм сирәк һәм радиоактив элементлар рудалары эзләү, стратегик металлар.
12нче секция – Нефть һәм газ чыганакларын эшкәртүнең хәзерге технологияләре.
13нче секция – Энергия саклау һәм нефть-газ сәнәгате объектларын автоматлаштыру.
14нче секция – Табигый ресурсларны әзерләү һәм эшкәртүнең хәзерге технологияләре.
15нче секция – Минераль чималны комплекслы файдалану.
16нчы секция – Скважиналар бораулауның хәзерге техникасы һәм технологияләре.
17нче секция – Тау эшләре. Рудалы һәм рудалы булмаган файдалы казылмаларны эшкәртү.
18нче секция – Нефть һәм газны транспортлау һәм саклауның хәзерге техникасы һәм технологияләре.
19нчы секция – Минерал һәм углеводород чималы икътисады.
20нче секция – Геология, тау эшләре һәм нефть-газ эшләре.
Мероприятие кысаларында “Яшьләр. Фән. Мәгариф. Проблемалар. Перспективалар” түгәрәк өстәле, шулай ук симпозиумның һәр 20 секциясендә иң яхшы докладка конкурс планлаштырылган.
Тулырак мәгълүмат: http://www.rosnedra.gov.ru
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте