Казанда «ЗИЛАНТ» ачык экологик форумы була

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

        ЭКОукучыларны «ЗИЛАНТ» XVII ачык  шәһәр экологик форумында катнашырга чакыралар. Быел ул Татарстан Республикасының су ресурсларын саклау проблемаларына багышланган. Анда 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Форумның юнәлешләре һәм номинацияләре:

1.Фәнни-тикшеренү юнәлеше. Докладлар 7 секциядә тыңлана: “Флора, үсемлекләр экологиясе”, “Фауна, хайваннар экологиясе”, “Биоиндикация”, “Су проектлары, Гидроэкология», “Аңлы кеше: социаль экология, психология”, “Сәнәгать экологиясе”, “Кеше сәламәтлеге һәм экология”.

2. Форум темасы буенча массакүләм-оештыру юнәлеше (агитбригадалар номинациясе). Номинациядә 7 агитбригада – шәһәрнең һәр районыннан берәр катнаша. Бу номинациядә катнашучыларның яше – 6нчы сыйныфтан 11нчегә кадәр. Районнарда сайлап алу турлары үткәрергә тәкъдим ителә. Әгәр районнарда сайлап алу турлары уздырылмаса, теләгән һәр команда 21нче январьга кадәр Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә сайлап алу турында катнашу өчен (видеога төшерелгән чыгыш) килә ала.  

 3. "Биологик төрлелекне саклау һәм Татарстанда табигый байлыкларны саклау проблемалары" дигән табигать саклау юнәлеше. Секциядә табигать саклау проблемаларын хәл итүдә - шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен, яр буе территорияләрен, чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү, мәктәп яны территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү, җимлекләр элү һәм кышлаучы кошларга җим салу, сыерчык оялары ясау һәм элү, төрле табигать саклау акцияләре әзерләү һәм үткәрүдә шәхси гамәлләр белән катнашуны чагылдырган  хисаплар тыңлана.

4. Форум темасы буенча агарту юнәлеше. Конкурс читтән торып катнашу формасында өч номинация буенча үткәрелә: стена газеталары, әдәби иҗат (эссе), плакатлар. Конкурска тәкъдим ителгән барлык эшләр форум темасына туры килергә тиеш.

Эшләр 2017 елның 20нче январена кадәр Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420061 Казан шәһәре, Космонавтлар ур., 57; тел./факс: 273-48-55.

Нәтиҗәләрне 2017 елның 27 январенда КФУның “Уникс” мәдәният-спорт комплексында ясаячаклар. Мероприятие 2001 елдан бирле үткәрелә. Ул мәктәп балаларына үзләрен интеллектуаль һәм иҗади күрсәтү өчен оптималь шартлар тудыруга, югары сыйныф укучылары белән профильле эшкә йогынты ясауга юнәлтелгән. Оештыручылар – Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан Федераль (Идел буе) университеты.

 

ТР ЭТБМ Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International