2017 елның 1нче мартына кадәр кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарасызлау һәм урнаштыру турында хисап тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре 2017 елның 1нче мартына кадәр калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарасызлау һәм урнаштыру турында хисап тапшырырга тиешле кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә 2017 елның 9нчы январеннан консультация ярдәме күрсәтергә әзер.
Хисаплар нинди калдыкларның нинди күләмдә барлыкка килүен, аларның төзелгән килешүләргә ярашлы рәвештә нинди махсус оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк. Бу калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметүне оештыру, барлыкка килә торган калдыклар микъдарен һәм калдыкларны урнаштыру объектларына күмелә торган калдыклар микъдарен киметү өчен кирәк. Шулай ук бу эш калдыкларны законсыз урнаштыруны булдырмауга йогынты ясый.
Министрлыкка Хисаплар тапшыру срогы – 2017 елның 1нче мартына кадәр.
Министрлык Хисаплар кабул итү һәм тикшерүне үзенең 8 территориаль идарәсе аша алып бара, алар Хисаплар гына кабул итми, ә кирәкле мәгълүматлар тутырырга методик ярдәм дә күрсәтә.
Казан шәһәре, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Тел. (843) 267-68-87.
Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы, Җиңүнең 40 еллыгы (40 лет Победы) ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.
Түбән Кама, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама, Красный ключ р-ны, Набережная, 7. Тел. 8 (8555) 45-66-56.
Әлмәт, Бөгелмә, Норлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.
Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр Ык буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Азнакай ш., Шоссейная ур., 6. Тел. 8(85592)5-13-48.
Чистай, Алексеевский, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр Идел-Кама территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а. Тел. 8(84342) 5-35-19.
Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр Идел аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159. Тел. 8(84374) 3-11-02.
Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр Төньяк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Арча ш.т.б., Интернациональная ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61.
“Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль закон таләпләре нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ел саен вәкаләтле дәүләт органнарына калдыклар барлыкка килү, аларны утильләштерү, зарарсызлау һәм урнаштыру турында Хисап материаллары (алга таба –Хисап) тапшырырга тиеш. Регион дәүләт экологик күзәтчелегенә карый торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ел саен Хисап материалларын Татарстан Республикасы Экология министрлыгына, федераль дәрәҗәдәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары Ростабигать күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тапшырырга тиеш.
Хисаплар калдыклар күчешенең беренчел исәбе мәгълүматлары буенча эшләнә. Андый исәп “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законның 19 маддәсе таләпләре һәм Россия Экология министрлыгының 2011 елның 1 сентябрендәге 721 номерлы “Калдыклар белән эш итү өлкәсендә исәпкә алу тәртибен раслау турында” боерыгы нигезендә алып барылырга тиеш.
Тулырак мәгълүмат (843) 267-68-87 телефоны буенча.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте