2017 елның 1 январена кадәр барлык юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр үзләренең тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларын дәүләт исәбенә куярга тиеш. Исәпкә куелу өчен гаризаның электрон формасы, шулай ук аны тутыру буенча тиешле аңлатмалар Ростабигать күзәтчелегенең ирекле кереп була торган рәсми сайтында бар (rpn.gov.ru). Региональ дәүләт экологик күзәтчелегенә караган табигать кулланучылары, тутырылган гаризаларын электрон төрдә Ростабигать күзәтчелеге сайтында урнаштырылган электрон сервис аша Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрәләр. Электрон цифрлы имза булмаган очракта, шулай ук әлеге гаризаның кәгазь төрен (имзаланган һәм мөһер белән расланган) Министрлыкның сигез территориаль идарәсенең берсенә тапшырырга кирәк.
Тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә кую буенча эшләрне нәтиҗәле башкару конкрет территорияләргә ясала торган тискәре йогынтының күләме һәм төрләре буенча максималь дөрес мәгълүмат алу өчен, һәм шул нигездә территорияләрнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү эшләрен нәтиҗәлерәк үткәрү өчен зур әһәмияткә ия.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте