Залесная урамында ультрамарин кар. Ачык төстәге тапның барлыкка килү сәбәбен Экология министрлыгы инспекторлары ачыклый.

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

“Зәңгәр диңгез култыгы” – Казан шәһәренең Залесная урамында күргән тапка кешеләр шундый исем бирде. Туфракка нинди матдә түгелгәнлеген һәм аның табигатькә нинди зыян салырга мөмкинлеген ачыклау өчен, бу урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк аналитик контроль махсуслаштырылган инспекциясе белгечләре белән берлектә Үзәк территориаль идарә инспекторлары чыкты. Анализ өчен ультрамарин төстәге матдәнең һәм пычранган туфракның үрнәкләрен алдылар. Административ тикшерү кузгатылды, аның барышында җирле рельефка чистартылмаган сулар агып чыгу сәбәпләре, бу хокук бозуга катнашы булган кешеләр ачыкланачак. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, бер көн элек “Водоканал” МУП чүп белән тыгылган канализация коллекторын чистарту эшләре алып барган. Мәгълүматның чынлыкка туры килүе тикшерелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International