Россия Табигать министрлыгы зарарлы матдәләрнең атмосфера һавасында таралышын исәпләү алымнарын раслады.

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской “Зарарлы (пычраткыч) матдәләрнең атмосфера һавасында таралышын исәпләү алымнарын раслау турында”  боерыкка кул куйды, дип хәбәр итә Россиянең Табигать министрлыгы матбугат хезмәте. Боерык Россия Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвенә җибәрелгән. Документ 1986 елның 4нче августында СССР Дәүләт гидромет комитеты тарафыннан расланган  Предприятиеләр чыгарган ташландыкларда булган зарарлы матдәләрнең атмосфера һавасында тупланышын исәпләү алымнарына (ОНД-86) алмашка эшләнгән. Боерык, зарарлы (пычраткыч) матдәләрнең атмосфера һавасында таралышын исәпләүнең тиешле тәртиптә расланган алымнары булмау сәбәпле, хокукый кимчелекне бетерү максатында әзерләнгән, чөнки ОНД-86 билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәве узмаган һәм басылып чыкмаган. Моннан тыш, ОНД-86 гамәлгә кертелгәннән соң, яңа фәнни нәтиҗәләр алынган, һәм ОНД-86 нигезләмәләренә төгәллек һәм өстәмәләр кертү ихтыяҗы туган. Расланган Зарарлы (пычраткыч) матдәләрнең атмосфера һавасында таралышын исәпләү алымнары пычраткыч матдәләрнең озак аралы уртача, аерым алганда, еллык уртача тупланышын исәпләү мөмкинлеге бирәчәк, бу исәпләүләр атмосфера һавасы пычрануның тирә-як мохиткә озак вакытлы йогынтысын бәяләү өчен, шулай ук һава пычранудан  кешеләр сәламәтлегенә булган куркынычны бәяләү һәм минимальләштерү өчен файдаланылырга мөмкин. Документта шулай ук атмосферага пычраткыч матдәләрне югары куркыныч тизлек белән, тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән чыгара торган атмосфера һавасын пычрату чыганаклары, факеллы яну чыганаклары һәм атмосфера һавасын пычратучы күчмә чыганаклар чыгарган пычраткыч матдәләрнең атмосфера һавасында таралышын исәпләүләр үткәрү буенча да рекомендацияләр бирелә. Зарарлы (пычраткыч) матдәләрнең атмосфера һавасында таралышын исәпләү алымнары 2018 елның 1 январеннан кулланылышка керергә тиеш. Шул ук вакытта, боерык нигезендә, ОНД-86га туры китереп башкарылган исәпләүләр нигезендә 2018 елның 1 январена кадәр  эшләнгән һәм расланган документлар алар өчен билгеләнгән срок дәвамында гамәлдә булачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International