Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы добродела.рф сайтын эшләтеп җибәрде, анда гражданнар үзләренең регионындагы мөһим проблемалар турында хәбәр итә алалар, дип белдерелә РФ ИП рәсми сайтында. Бу мәсьәләләрне хәл итүне 2017 елда ИгелеклеЭшләрМарафоны акциясендә катнашучыларга тәкъдим итәчәкләре турында проектның инициаторы, ИП Иҗтимагый дипломатлыкны үстерү һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм буенча комиссиясе рәисе Елена Сутормина әйтте. “Экология елы – бик яхшы инициатива, бу, беренче чиратта, ил җитәкчелегенең тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре турында кайгыртуын күрсәтә. Ләкин дәүләт бөтен мәсьәләләрне хәл итә алмый, чөнки бу, беренче чиратта, гражданнарның мөнәсәбәтенә бәйле. Экологик ситуация һәр регионда төрле, шуңа күрә без проект старты алдыннан бүген кайсы проблемаларны беренче чиратта хәл итәргә кирәклеге турында кешеләрнең фикерләрен җыярга булдык. Моның өчен добродела.рф сайтында махсус форма ачылды, аның ярдәмендә һәркем безнең Комиссиягә үзенең тәкъдимнәрен һәм темаларын җибәрә ала”,- дип билгеләде Елена Сутормина, акциянең, кечкенә генә гамәлләр кылып та, үз районыңда, шәһәреңдә яки тулы регионда экологик хәлне үзгәртү мөмкинлеге булганын күрсәтергә ярдәм итәчәген ассызыклады. Аның сүзләре буенча, оештыручылар экология мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган коммерцияле булмаган оешмаларны да катнаштырачаклар. “Коммерцияле булмаган оешмаларның күпьеллык зур тәҗрибәсе бар, шуңа күрә безнең команда, һичшиксез, аларның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнәчәк һәм популярлаштырачак. Төп бурыч актив гражданнарны ачыклау гына түгел, ә кешеләрнең, акция кысаларында без тәкъдим итәчәк алым һәм механизмнарны кулланып, проекттан соң да экологияне күзәтүләрен дәвам итүенә ирешү”, - дип йомгаклады җәмәгатьче.
2016 елда акциядә илнең 250 шәһәреннән 7 мең кеше катнашты. Оештыручылар Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, Роспатриот үзәге һәм Россия тынычлык фонды белән берлектә РФ Иҗтимагый палатасы булды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте