Казанның 143нче балалар бакчасында балалар “Кышкы ЭКОәкият”кә сәяхәт кылдылар. Балалар өчен интерактив дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова үткәрде. “Экологик әкиятләр балаларда үз-үзеңне тоту культурасы һәм тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбиялиләр, табигатькә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерәләр. Нәни тыңлаучылар өчен әкиятләрдә иң мөһиме - кыргый табигатьнең проблемалары турында анда яшәүчеләрнең үз авызыннан белү, аларның тавышын ишетү. Бу уңайдан экологик әкиятләрнең роле искиткеч, аларда хайваннар, үсемлекләр җанлы итеп күрсәтелә һәм табигатьтәге һәм үзләренең гадәтләнгән тормышындагы теләсә нинди үзгәрешкә борчылу белдерә. Бала табигатьне аңласын өчен, аның турында конкрет белемнәр бирү генә җитми, баланы табигатьне тыңларга, табигать белән кичерешләрне уртаклаша белергә, аңа шатланырга, гүзәллекне күрә белергә өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә шул күнекмәләр баланың күңелен һәм эчке дөньясын баета, аны әйләнә-тирәне тирәтенрәк танып белергә мәҗбүр итә, интеллект һәм культурасын үстерә. Шуңа күрә балалар белән эштә без мәктәпкәчә балаларны табигать белән, әйләнә-тирә дөнья белән танышуга, рухилык, ярдәмчеллек, иҗадилыкка этәрә торган, көндәлек тормыштагы матурлыкны күрергә өйрәнүгә ярдәм итә торган экологик әкиятләргә аерым урын бирәбез. Экологик әкиятләр – табигать күренешләре турында, хайваннар, үсемлекләр һәм әйләнә-тирә мохит турында белемнәр бирүнең иң аңлаешлы ысулы. Шуңа күрә мәктәпәкчә балалар белән бу юнәлештә эшебезнең максаты – балаларда табигатькә җаваплы һәм игелекле мөнәсәбәт, тере организмның кичерешләрен уртаклаша белү формалаштыру”, - дип сөйләде Юлия Саферова.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ЭКО укулар даими үткәрелә. Аларның максаты – республиканың үсеп килүче буынында экологик белем тарату, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте